ҺӘРКӨННЕ12:00 - 20:00 «Алтмыш өч». Аудиоспектакль. Беренче аудитория.Рәдиф Кашаповның «63» – Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан турында әдәби фантазия. Бу аудиоспектакль тамашачыны үткән белән бүгенгене очраштыра һәм таныш тарихка яңача карарга чакыра.
12:00 - 20:00 1913 нче ел чордашы. IT-проект. Фойе.Тукай заманындагы яшьтәшеңне тап!
28 НОЯБРЬ12:00 - 20:00 Ярминкә. Фойе.Иллюстраторлар һәм нәшриятләр ярминкәсе.
14:00 Тукымалар лабораториясе нәтиҗәләре. Конференц-зал.Бу лаборатория кысаларында без тукымадан билгеле шәхесләргә багышланган композицияләр ясадык.
15:00 «Хатын-кыз булу». Монологлар.Тукай чорында яшәгән татар хатын-кызларының тормышын өйрәнәбез.
16:00 XX гасыр башында татар интеллигенциясенең көнкүреш тормышы. Лекция. Музыкаль зал.Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин лекциясе.
17:00 Билгесез ядкярләр музее. Икенче кат.Тарихы, легендасы, гыйбрәте булган, ләкин чынлыкта булмаган әйберләр музее.
18:00 Бөек шигъри баттл. Күргәзмә залы.XX нче гасыр башындагы иҗат ителгән шигырьләргә тамашачы бәя бирәчәк.
19:00 Камил Мотыйгыйга багышлау. Концерт. Конференц-залБеренче һөнәри эстрада җырчысына трибьют.
29 НОЯБРЬ12:00-17:30 Ярминкә. Фойе.14:00 Кузна уйныйбыз. «Хөррият» янында.Кузна — ул бәрәннең тез буыны. Элек кешеләр сарык ите ашаганда, шушы буыннарны алып, кайнатып чыгарып, алар белән уйнаганнар. Кузна — дүрт төрле халәттә тора ала. Ул халәтләрне кәҗә, бәрән, дөя, ат диябез. Ике бертөрле фигураны табып, аларны, башкаларга тидермичә, бер-берсенә бәрдерергә кирәк. Әлеге уен күп төрле халыкларда булган.
15:00 «Вакыт» гәзите: 29 ноябрь, 1912 ел. Кофе-пойнт, икенче кат.Бер тәрәккый шәхес тулысынча бер номерны укып чыга.
16:00 «Ай, былбылым». Күмәк башкару. Конференц-зал.Барыбызга да билгеле җырны йөздән артык кеше бергә башкара аламы?18:00 «Соңгы хат». Перформанс. Фойе.Зәйнәп Хәсәниягә хат. Хаттат – Назыйм Исмәгыйлев.